"Алтынай" театр берләшмәсе Яңа Кенәр интернат-мәктәбендә чыгыш ясады

2025 елның 5 декабре, җомга

Инвалидлар декадасы кысаларында МББУ «Комыргуҗа урта гомуми белем мәктәбе» базасында эшләп килүче «Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең» «Алтынай» театр берләшмәсе (җитәкчесе Әхтәмова А.С.)  Яңа Кенәр интернат-мәктәбендә Б.Васильевның «Сызылып таңнар атканда» исемле спектакле белән чыгыш ясап балаларны сөендерде. Спектакльдән соң балалар артистлар белән аралаштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Чара ахырында балаларга татлы күчтәнәчләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International