Декабрь аенда барыбыз өчен дә әһәмиятле көн – көчле рухлы, нык йөрәкле, ихтыяр көче күп булган максатчан кешеләребез – Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Үзәк китапханә хезмәткәрләре дә бу көн уңаеннан сәламәтлекләре чикләнгән балаларның өйләренә барып, хәл-әхвәлләрен белешеп, көнкүрешләре, ихтыяҗлары, хыяллары турында сөйләшеп, матур теләкләр теләп, үзебезнең кулдан килгәнчә ярдәм кулы сузып, аларның берничәсенең күңелләрен күреп кайттылар. Шулай ук балаларга әниләре белән берлектә чыршы ясау буенча осталык дәресе тәкъдим ителде.