Күңгәр урта гомуми белем бирү мәктәбендә, физкультура укытучысы Сибагатуллин Рафиль Фарит улы
белән бергә Укучыларга "ГТО" ВФСК нормативлар тапшыру уздырылды.
Балаларга сынаулар җиңел бирелде. Спорт белән шөгыльләнү балаларга ГТО нормативларын алтын билгеләренэ тапшырырга ярдәм итә.👏🏃♀️
"ГТО" ВФСК-ның Россиянең массакүләм спортын үстерүгә һәм милләтне сәламәтләндерүгә юнәлтелгән "Россия спорты" дәүләт программасының бер өлеше булуын билгеләп үтү мөһим. Бу программа яшь буынның сәламәт яшәү рәвешен һәм физик культура кыйммәтләрен формалаштыруга ярдәм итә.