Күңгәр урта мәктәбендә районкүләм семинар булып узды. Семинарның темасы: “Һәр укучының белем дәрәҗәсен исәпкә алып, дифференциаль якын килеп, функциональ грамотлылыкның уку юнәлешен үстерү”. Әлеге семинарда мәгариф бүлеге җитәкчесе, директорлар, укыту буенча директор урынбасарлары, методистлар һәм Педагогик осталыкның югары мәктәбеннән доцент - Ольга Валерьевна Волкова катнашты. Группаларга бүленеп 7 дәрес, 3 дәрестән тыш эшчәнлек һәм тәрбия чарасы каралды, тирәнтен анализ ясалды. Мәктәп коллективының әлеге юнәлештә эш тәҗрибәсе югары бәяләнде.