Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы «Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе базасында тәрбиячеләр өчен «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга ФББП һәм ФДББСГ нигезләнеп, әхлакый – патриотик тәрбия бирүдә заманча якын килү» темасына район семинары узды. Семинарда 13 тәрбияче катнашты.
Тәрбияче Алинә Фәнис кызы семинар кысаларында үзенең бай тәҗрибәсе белән уртаклашты, шуның нәтиҗәсендә мәктәпнең мәктәпкәчә төркемендә тәрбия эшенең системалы һәм эзлекле алып барылуы күренде. Әйтергә кирәк: патриотизм һәм гражданлык тәрбияләү эше гаилә белән тыгыз элемтәдә торуны таләп итә. Тәрбияченең әти-әниләр белән тыгыз һәм җылы мөнәсәбәттә булуы ачык күренде. Семинар нәтиҗәле һәм эшлекле узды.