Әтнәдә футбол бүлегенә йөрүче яшь спортчылар ГТО нормаларын тапшырдылар

2025 елның 25 ноябре, сишәмбе

Балалар нормативларны тапшыру кирәк икәнен аңладылар. Һәр катнашучы да бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте!

 

Алар төрле этапларда сыналды: озынлыкка сикерделәр, гимнастик эскәмиядән иелделәр (наклон вперед), идәннән кулларда күтәрелделәр (отжимание).

 

Нормативларны тапшыру – спортчыларның физик әзерлеген тикшерү өчен бик мөһим чара. Мондый сынаулар яшь буынның сәламәтлеген ныгытуга, спортка мәхәббәтен арттыруга ярдәм итә. Футболчыларыбыз да бу көнне үзләрен сынап карадылар һәм яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр.

 

Киләчәктә дә яшь спортчыларыбызга уңышлар телибез. Аларның тырышлыгы, максатка омтылышы һәм сәламәт яшәү рәвеше белән горурланабыз. Футбол – ул команда уены, әмма һәр уенчының шәхси әзерлеге дә җиңүгә зур өлеш кертә.

 

ГТО нормаларын тапшыру – спортчыларыбызга үз көчләренә ышаныч өстәде, аларга яңа максатлар куярга этәргеч бирде. Алар киләчәктә дә тырышып шөгыльләнергә, үз осталыкларын арттырырга һәм яңа җиңүләр яуларга әзер!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International