Үзәк китапханә хезмәткәрләре Бәрәскә урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10-11 нче сыйныф укучыларын электрон презентация ярдәмендә китапханә эшчәнлеге, үзәк китапханә тарихы һәм аның бүгенгесе белән таныштырдылар. Балалар китапханәнең даими укучылары рәтенә кушылдылар.
Шулай ук мавыктыргыч әдәби викторина уздырылды, анда укучылар үзләренең белемнәрен сынап карадылар.
Әниләр көне якынлашу уңаеннан табигый ташлардан беләзек ясау буенча осталык дәресе дә үткәрелде.
Әлеге чара федераль "Пушкин картасы" проекты, "Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру" дәүләт программасы кысаларында һәм "Гаилә" милли проектының "Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәни инфраструктура" федераль проекты максатларына һәм бурычларына туры китереп үткәрелде.