Тәрбия буенча киңәшчеләр Әхтәмова Алина Солтан кызы, Закирова Кадрия Габделхак кызы, Шәмсиева Алия Рафис кызы Г. Тукай исемендәге Әтнә татар Дәүләт театры сәхнәсендә чыгыш ясадылар. Районның 35 еллыгына багышланган концертта чыгыш ясау өчен, үзләре сценарий яздылар һәм аны бик оста башкардылар.
Хезмәттәшләребезгә иҗади якын килгәннәре һәм профессиональлеге өчен рәхмәт белдерәбез!
Тәрбия буенча киңәшчеләре эшчәнлеген тәэмин итү һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча чаралар "Яшьләр һәм балалар" милли проекты кысаларында тормышка ашырыла.