17.11.2025 – 21.11.2025 мәктәпләрдә психологик атна башланып китте. Һәр мәктәп әлеге чараны методик ярдәмлеккә нигезләнеп, катнашучыларның яшь мөмкинлекләренә һәм үзенчәлекләренә туры китереп, үзе төзегән план нигезендә үткәрәчәк. Атналык кысаларында түбәндәге тематик юнәлешләр билгеләнде: тормыш ситуацияләрендэ һэм яшь үсешенең төрле этапларында хис-кичерешләрне контрольдә тотарга өйрәнү; аралашу күнекмәләрен үстерү һәм камилләштерү, белем бирү мөхитендә уңай социаль-психологик климат булдыру; шәхес формалашуның төрле этапларында аның психик процессларын һәм үзлекләрен үстерү.