Яңа Шашы төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен үзәк китапханә хезмәткәрләре күренекле язучыларның иҗатына багышланган мавыктыргыч викторина әзерләгән.
Балалар татарча һәм русча мәкальләрне искә төшерде, әдәби викторинада үзләренең белемнәрен тикшерде һәм классик әсәрләр хәзерге заман яшьләре өчен актуаль һәм кызыклы булып кала бирүенә инандылар.
Чара федераль "Пушкин картасы" проекты, "Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру" дәүләт программасы кысаларында һәм "Гаилә" милли проектының "Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәни инфраструктура" федераль проекты максатларына һәм бурычларына туры китереп үткәрелде.