Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне уңаеннан, 2025 елның 20 ноябрендә Эчке эшләр министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының муниципаль берәмлектәге социаль яклау бүлеге, опека һәм попечительлек органы, мәгариф бүлеге, адвокатлар, нотариуслар вәкилләре тарафыннан түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасы уздырылачак. Гражданнарны кабул итү түбәндәге төркемнәргә кергән затларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү максатыннан оештырыла: ятим балалар, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар, ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар арасыннан булган затлар, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган баланы үз гаиләсенә тәрбиягә алырга теләүче затлар, уллыкка (кызлыкка) алучылар, инвалид балалар, шулай ук аларның законлы вәкилләре, өч һәм аннан да күбрәк баласы булган күп балалы ата-аналар, өлкән бала унсигез яшькә җиткәнчегә кадәр яки көндезге уку рәвеше буенча белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмада укыганда егерме өч яшькә җиткәнчегә кадәр.
Гражданнарны кабул итү 2025 елның 20 ноябрендә 9 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча уздырылачак: Татарстан Республикасы, Олы Әтнә авылы, Совет урамы, 38 нче йорт, Әтнә үзәк китапханәсенең уку залы.