Әтнә халык театрының легендар режиссеры Гомәр Мәрдәновның тууына 95 ел тулу уңаеннан Яңа Шашы авыл мәдәният йортына аның исеме бирелде. Тантанада Әтнә халык театры артистлары, район җитәкчелеге, мөхтәрәм кунаклар катнашты. Мәдәният йорты фойесында Гомәр Мәрдәновка багышланган күргәзмә эшләде. Тамаша залында махсус әзерләнгән концерт программасы тәкъдим ителде.