«Библиотерапия» технологиясе кысаларында, социаль хезмәт алучыларның шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алып, социаль хезмәткәрләр өлкән яшьтәге кешеләргә проблемалардан читләшергә ярдәм итә, иҗади үзаңны үстерә, физик һәм психологик уңайлылык формалаштыра торган чаралар үткәрә.
Өлкән яшьтәге кешеләр социаль-психологик ярдәм алалар, нерв киеренкелеген киметәләр, аралашу ихтыяҗларын канәгатьләндерәләр. Әлеге эш «Гайлә» милли проекты, «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында алып барыла, ул өлкән яшьтәге гражданнарның тормыш сыйфатын системалы рәвештә яхшыртуга һәм күтәрүгә юнәлдерелгән.