«Гаилә» милли проектының «Пушкин картасы» федераль проекты кысаларында 14тән алып 22 яшькә кадәрге катнашучылар Атна балалар сәнгать мәктәбендә татар орнаменты белән бизәлгән сөйкәләр ясау буенча мастер-класста катнаштылар.
Биредә катнашучылар татар милли бизәнү әйберләрен ясауның нечкәлекләре белән таныштылар һәм филлигрань фурнитурадан татар мотивлары буенча кулдан эшләнгән сөйкәләр ясадылар.
«Гаилә» милли проектында урын алган «Пушкин картасы» федераль проекты балалар һәм яшьләрнең мәдәни офыкларын киңәйтә, аларга кызыклы һәм уңайлы чаралар тәкъдим итә.