Казанда "Без бергә" фестивалендә Әтнә мәктәбе укучысы Гран-при яуларды

2025 елның 7 ноябре, җомга

Казан шәһәрендә "Без бергә" республикакүләм халык иҗаты балалар фестивале йомгаклау концерты үтте. Олы Әтнә урта мәктәбе 11 сыйныф укучысы Салахутдинов Раяз ( җитәкчесе Салахутдинов Р.) фестивальнең гран при бүләгенә ия булды.   Фестиваль лауреатлары -  "Нур" вокаль ансамбле ( җитәкчесе Зайнуллина А.Ф.), "Гөрләвек"  вокаль ансамбле укучылары (җитәкчеләре Хабибулина А.Ф., Сабирзянова Г.Э)  чыгыш ясадылар. "Алчәчәк" бию коллективы (җитәкчесе Абдуллина А.Р.) "Хореография" номинациясендә лауреат дипломы белән бүләкләнде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International