Үзәк китапханәдә "Россия бердәмлек белән көчле!" тарихи сәгате узды

2025 елның 29 октябре, чәршәмбе

Үзәк китапханәдә Татарстан Республикасы дәүләт программасы һәм "Гаилә" милли проектының "Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы"  федераль проекты кысаларында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чара оештырылды.
Катнашучылар бәйрәм тарихы белән таныштылар, үзләренең белемнәрен мавыктыргыч викторинада тикшерә алдылар. Ә иҗади осталык дәресендә һәркем үз истәлегенә  брошь — триколор булдырды. 
Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы студентлары өчен бу очрашу китапханә һәм аның бай китап фонды белән якыннан танышу өчен иситкеч мөмкинлек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International