Быел без истәлекле датаны – Әтнә районының 35 еллыгын зур горурлык белән билгеләп үтәбез! Аның тарихы 1990 елның 25 октябрендә, Татарстан ССР Югары Советы Президиумының 409-12 номерлы Указы белән безнең район оешкач башлана. Әлеге мөһим юбилей уңаеннан Сезгә Әтнә муниципаль архивы фондларыннан уникаль документлар тәкъдим итәбез. Алар районыбызның барлыкка килүе һәм үсеше, аны тудырган кешеләр һәм аның тарихын формалаштырган вакыйгалар турында сөйләрләр. Сезне үткәннәргә чумарга һәм яраткан районыбыз турында күбрәк белергә чакырабыз!