Әтнә районы тәрбия киңәшчеләре "Гражданлык катнашуы. Татарстан" төркеменең республика волонтерлар очрашуында катнаштылар

2025 елның 27 октябре, дүшәмбе

Әтнә районы тәрбия киңәшчеләре "Гражданлык катнашуы. Татарстан" төркеменең республика волонтерлар очрашуында катнаштылар.

Әтнә районы МББУ "Күлле-Кеми төп гомуми белем мәктәбе"нең тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе, "Ихлас" иреклеләр отряды җитәкчесе Зәкирова Кадрия Габделхак кызы Татарстан Республикасы "Сугыш ветераннары берлеге" МРИО төбәк бүлеге волонтерлары очрашуын оештырды.

Татарстан Республикасы буенча "Гражданлык катнашуы. Татарстан" РО МРИО "СУГБ" волонтерлар төркеме җитәкчесе Сабитова Венера Раис кызы Кадрия Габделхак кызына "Махсус хәрби операциягә ярдәм өчен" медале һәм Татарстан Республикасы "Сугыш ветераннары берлеге" МРИО төбәк бүлегенең рәхмәт хатларын тапшырды.

Очрашуда МББУ "Күлле-Кеми төп гомуми белем мәктәбе" укучылары һәм педагогик коллективы катнашты. Алар Түкай районыннан "Йөрәктән-йөрәккә" волонтерлар төркеме җитәкчесе Габдрахманова Айсылуның һәм Яр Чаллыдан "Күңел җылым" волонтерлар төркеме активисты Шакирова Рузалиянең сөйләгәннәрен күз яшьләре белән тыңладылар.

Без Кадрия Габделхак кызына мондый җылы һәм күңелле очрашу - чын патриотизм тәрбияләү чарасын оештырганы өчен чын күңелдән рәхмәтлебез!

Директор киңәшчеләре эшчәнлеген тәэмин итү буенча чаралар "Педагоглар һәм остазлар" төбәк проекты кысаларында үткәрелә, ул "Яшьләр һәм балалар" милли проектының бер өлеше булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International