Мәгариф бүлегенең еллык планы нигезендә 17 октябрьдә Күшәр төп мәктәбендә районкүләм семинарларга старт бирелде. Семинарда мәгариф бүлеге җитәкчесе, методистлар, мәктәп җитәкчеләре һәм тәрбия буенча директор урынбасарлары катнашты. Семинарның темасы:”Дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларда укучыларга патриотик тәрбия бирү”. Семинар югары әзерлекле, мәгълүмати яктан бай, җирле материалларга нигезләнеп үткәрелде. Дәрес,чаралардан соң түгәрәк өстәл үткәрелде. Мәктәп җитәкчеләре тарафыннан анализ ясалды. Әлеге семинарны үткәргән Күшәр төп мәктәбе администрациясенә аның командасына зур рәхмәт.