«Пушкин картасы» федераль проекты кысаларында Комыргуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8-9 сыйныф укучылары
әдәбиятта тирән эз калдырган язучылар дөньясына сәяхәт кылдылар.
Әтнә үзәк китапханәсе хезмәткәрләре укучыларга бөек иҗатчыларның тормышын ачучы слайд-презентация тәкъдим иттеләр. Балалар язучыларның биографияләре һәм иҗатлары белән танышып, интеллектуаль уенның сорауларына актив җавап бирделәр.