«Яшәү өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында Әтнә муниципаль районының Күәм авылы Х.Такташ урамындагы ял паркын төзекләндерү эшләре тәмамланды.
Проектның өч этабы да уңышлы тормышка ашырылды, нәтиҗәдә авыл халкы өчен заманча һәм уңайлы ял зонасы барлыкка килде. Яңартылган паркта авыл халкы һәм кунаклар өчен барлык шартлар тудырылган.
Әтнә муниципаль районы башлыгы яңартылган паркны шәхсән килеп карады һәм башкарылган эшләрнең сыйфатына югары бәя бирде.
"Безнең районда һәр авылны төзекләндерү, халкыбызга уңайлы яшәү шартлары тудыру - иң мөһим бурычларның берсе. Милли проектлар ярдәмендә без бу юнәлештә зур адымнар ясыйбыз," - дип билгеләп үтте район башлыгы.
Күәм авылы халкы инде яңа паркта ял итү мөмкинлегеннән файдалана башлады. Район җитәкчелеге барлык хезмәттәшләргә, төзүчеләргә һәм проектта катнашкан кешеләргә рәхмәтен белдерде һәм киләчәктә дә авылларны үстерү эшен дәвам итәчәген әйтте.