Татарстан Республикасында «Кадрлар» милли проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Федераль бюджет хисабына төрле категориядәге гражданнар, шул исәптән 50 яшьтән өлкәнрәкләр, инвалидлар, махсус хәрби операциядә һәлак булган катнашучыларның гаилә әгъзалары, эшсез һәм эш эзләүче гражданнар, шулай ук мәктәпкәчә яшьтәге балаларның эшләмәүче аналары өчен укыту оештырылды.
Г.Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумында «Кадрлар» милли проекты буенча 13 кеше бушлай укырга керештеләр. Тагын 25 кеше мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәсендәге программалар буенча дәресләр башлануын көтә. 2024 елда Әтнә районында 12 кеше бушлай белем алды.
«Кадрлар» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасында яшәүче биш меңгә якын кеше төрле белем бирү программалары буенча белем ала ала.
Укырга теләүчеләр «Работа в России» порталында туры килә торган белем бирү программасын һәм уку йортын сайлап гариза бирә алалар. Хәзерге вакытта төрле өлкәләрне, шул исәптән IT-технологияләрне, белешмәләр аналитикасын, шулай ук эшче һөнәрләрне (программа белән идарә ителә торган станоклар операторы, станокларны көйләүче, слесарь, электр-газ белән эретеп ябыштыручы һәм башкалар) үз эченә алган 50 дән артык программа бар.