Әтнә районыннан яшь көрәшче Минтимер Шәймиев Кубогында көмеш призёр булды

2025 елның 29 сентябре, дүшәмбе

25-27 сентябрь көннәрендә Актаныш районының «Батыр» спорт комплексында ТРның беренче Президенты Минтимер Шәймиев Кубогына көрәш буенча республика ярышлары узды. Ярышларда 46 командадан 2009-2011 елларда туган 450дән артык яшь көрәшче катнашты. 
Ярышлар бер үк вакытта өч келәмдә 36 килограммнан 80 килограммга кадәр 11 авырлык категориясендә үтте. Һәр катнашучы үзенең мөмкинлекләрен максималь дәрәҗәдә күрсәтергә тырышты. Көрәш каты һәм мавыктыргыч булды, һәр җиңү җиңел бирелмәде. 
Безнең спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Хәкимов Риназ Рәдис улының уңышы аеруча горурлык уятты, ул 43 кг га кадәр авырлык категориясендә мактаулы 2 нче урынны яулады. Аның үҗәтлеге, максатчанлыгы һәм җиңүгә омтылышы калганнар өчен үрнәк булды. 
Без әлеге мәртәбәле ярышта катнашучыларны һәм җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә ирешелгәннәрдә генә тукталып калмаска, осталыгыгызны камилләштерергә һәм спортта яңа үрләргә ирешергә телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International