Әтнә муниципаль районы башкарма комитеты каршындагы хезмәтне саклау буенча Координация советының түгәрәк өстәле уткэрелде.

2025 елның 24 сентябре, чәршәмбе
22 сентябрьдә муниципаль район эш бирүчеләре белән хезмәтне саклау буенча
Координация советының түгәрәк өстәле узды.:
2025-2026 елларга Әтнә муниципаль районы предприятиеләрендә һәм
оешмаларында хезмәт шартларын махсус бәяләүне уздыру чаралары планын
раслау
2025-2026 елларда район оешмаларында һәм предприятиеләрендә янгын
куркынычсызлыгы торышы турында.
Очрашуда хезмәт шартларына махсус бәя бирү, предприятие һәм оешмаларда
хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык буенча хезмәткәрләрне укыту, 2025-
2026 елларга җылыту сезоны чорында предприятие һәм оешмаларда хезмәтне
саклау нормаларын һәм кагыйдәләрен үтәү, җылыту сезоны чорында янгын
куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча чаралар күрү, эш бирүчеләр
белән методик эшләр башкару мәсьәләләре каралды. Хезмәтне саклау
таләпләрен үтәү, бәхетсезлек очракларына китерергә мөмкин булган
куркыныч җитештерү факторлары белән эшләгәндә инструктажлар үткәрү,
предприятие һәм оешмаларда эш урыннарында хезмәт шартларына махсус бәя
бирү турында.
Түгәрәк өстәл йомгаклары буенча район җитәкчеләренә хезмәтне саклау
буенча аңлату һәм методик чаралар үткәрү, законнардагы үзгәрешләргә туры
китереп, хезмәтне саклау буенча Координация советының барлык кабул
ителгән карарларын үтәүгә кабул итү турында тәкъдимнәр бирелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International