Ел саен 3 нче сентябрь көнне Россиядә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Россиянең бу истәлекле датасы 2005 нче елда «Россиянең Хәрби дан көннәре турында» гы Федераль закон нигезендә билгеләнгән һәм Бесландагы (Төньяк Осетия, 2004 нче елның 1-3 сентябрендә) булган фаҗигале вакыйгалар белән бәйле. Бүген, Беслан һәм барлык террор актлары корбаннарын, шулай ук хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган хокук саклау органнары хезмәткәрләрен искә алып, терроризмга, милли һәм халыкара терроризмга каршы тору ниятебез белән бердәм.
"Туган ягым" мәдәният һәм ял паркында корбаннарны искә алып обелискка чәчәкләр, уенчыклар салынды, шәм куелды.Шулай ук, террор булган очракта үзеңне ничек тотырга кирәк икәнлек турында мәгълүмат белән буклетлар таратылды. "Яшәү тамчысы\Капля жизни" акциясе дә узды. "Яшәү тамчысы" акциясе-ул хәтер билгесе
Терроризмга каршы көрәш дәүләт өчен һәрвакытта да иң мөһим бурычларның берсе булып калачак. Әмма бары тик көчләрне берләштереп, барыбыз да бердәм булып кына кешелеккә каршы юнәлтелгән җинаятьләргә каршы тора һәм золым таралуына чик куя алабыз. Безнең өйләребездә тынычлык һәм иминлек хөкем сөрсен!