Әтнә районында 'Кала тау уеннары' яшьләр хәрби-патриотик фестивале узды"

2025 елның 1 сентябре, дүшәмбе

«Кала Тау уеннары» -  Республика көненә багышланган яшьләр хәрби-патриотик фестивале! Фестиваль патриотизмны үстерүгә, җәмгыятьтә милли горурлык, рухи бердәмлек, рухи-патриотик тәрбия формалаштыруга, яшь буында Ватанга мәхәббәт һәм үз иленә хөрмәт хисе формалаштыруга юнәлдерелгән.

Чара интерактив формада узды, һәр катнашучыга куелган бурычларны үтәүдә үз көчен сынап карарга мөмкинлек бирелде. Мондый практик шөгыльләр нәтиҗәсендә кешеләр мөмкин булган куркынычларга әзерләнә һәм катлаулы тормыш ситуацияләрендә адекват җавап бирергә сәләтле була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International