“Татарстанда җәй” проекты кысаларында Туган ягым паркында мәгариф бүлеге һәм мәктәптән тыш эшләр үзәге тарафыннан чара оештырылды. Парк кунаклары, Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган квест уенында катнашып, Әтнә төбәгенең шул чорга кагылышлы тарихи фактларны чагылдырган сорауларга җавап эзләделәр, “Балачак уеннары” проекты кысаларында, өлкән буын вәкилләре белән аралашып төрле уеннарда катнаштылар.