Әтнә районының Исләйтәр авылында "Татарстанда җәй" проекты кысаларында "Бәрәңге бәйрәме" узды. Ул онытылган йоланы яңартуга, саклауга һәм киләчәк буыннарга тапшыруга багышланган иде. Чарада төрле төбәкләрдән иҗат коллективлары катнашты: Казаннан башкорт фольклор ансамбле "Дуслык", Лаеш районыннан "Русская душа" халык вокаль ансамбле, Теләче районыннан керәшеннәр ансамбле "Нардуган", Балтач районыннан удмурт халык фольклор ансамбле "Шулдыр жыт" һәм Биектау районыннан чуваш вокаль ансамбле "Шихаль".
Әтнә районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Шәгыйть улы Хисамиев Татарстан Республикасы районнары мәдәният бүлекләре җитәкчеләренә рәхмәт белдерде һәм аларга рәхмәт хатлары тапшырды. Бәйрәмне бәрәңге белән бәйле тематик күргәзмәләр, мастер-класслар һәм уеннар бизәде. Чараның махсус кунагы Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Тимерҗанова булды.
"Бәрәңге бәйрәме" якты тәэсирләр калдырды һәм мәдәни берлек символына әверелде.