Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры Махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызның гаилә әгъзаларына "И, Казан арты!" хәйрия театраль турын үткәрде. Казан артының тарихи урыннары, шәхесләре һәм үткәндәге кызыклы вакыйгалары турында мәгълүмат театраль тамашалар аша җиткерелде. Туристларыбыз рәхәтләнеп ял итте, Казан арты буйлап театраль сәяхәт һәркемнең күңеленә хуш килде.