Әтнәдә "Герой әтисе" республика күчмә күргәзмәсе ачылды

2025 елның 20 мае, сишәмбе

Әти өчен улы – нәсел, гаилә кыйммәтләрен дәвам итүче, улы өчен әтисе – батырлык һәм ныклык үрнәге. Ир бала кечкенәдән әтисеннән үрнәк алып үсә. Ватан каршында җаваплылык хисе тәрбияләү дә әтиләр җилкәсендә. Илебез сагында торган егетләребезнең батырлыгы,  аларның әтиләре белән таныштыру максатыннан бүген районыбызда да “Герой әтисе” күчмә фотокүргәзмәсенең тантаналы ачылышы булды. Әлеге күргәзмәдә махсус хәрби операция зонасында батырлык үрнәкләре күрсәтеп, яу кырында башын салган, дәүләт бүләге – орден белән бүләкләнгән һәм әтиләре исән булган районыбыз батырлары һәм аларның әтиләренең фотосүрәтләре урын алган.

Тезелеп киткән портретлар. Аларда кулларына күкрәкләрен орден-медальләр бизәгән батыр уллары фотосурәтләрен, бүләкләрен, шәхси әйберләрен тоткан әтиләре. Туган иле өчен башын салырга да әзер булган батыр йөрәкле ир үстергәннәре өчен горурланып торсалар да, күзләре моңсу, сагыш баскан.
Шулай ук, бүген әлеге чарада Россия Президенты Владимир Путин указы белән, хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен, һәлак булганнан соң, "Батырлык ордены" белән:
1)рядовой Садриев Рамил Тәлгать улы;
2)рядовой Сабиров Руслан Рубил улы;
3)рядовой Хайбуллин Илсур Харис улы. Илсур Харис улы шулай ук, "Махсус хәрби операция катнашучысы" медале белән бүләкләнде.
4)"Махсус хәрби операция катнашучысы" медале белән Муратов Мәхмүт Тәлгать улы бүләкләнде. Батырларыбызга мәңгелек дан!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International