“Җиңү язы”

2025 елның 14 мае, чәршәмбе

Түбән Көек һәм Күлле Киме мәктәбе укучылары өчен “Пушкин картасы” кысаларында Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елы уңаеннан районыбыз китапханәчеләре Әтнә районының сугыш чорындагы тормышын чагылдырган “Җиңү язы” дип исемләнгән патриотик кичә үткәрделәр.
Чарада китапханәчеләр башкаруында күңелгә үтеп керерлек шигырьләр һәм проза әсәрләреннән өзекләр, патриотик җырлар яңгырады, хәрби тематикага биюләр башкарылды. Театральләштерелгән күренеш тамашачыларны сугыш елларына  кайтарган кебек булды.
Кичәбез тамашачыларга сугыш еллары вакыйгалары турындагы белемнәрен киңәйтергә, сугыш чоры атмосферасын тоярга мөмкинлек бирде. Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булганнарның якты истәлеген саклау һәм бүгенге көндә исән ветераннарга һәръяклап игътибар һәм ихтирам күрсәтү – безнең әхлакый бурычыбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International