Комыргуҗа урта гомуми белем мәктәбе директорының тәрбия буенча киңәшчесе Әхтәмова Алина Солтан кызы "Тәрбиянең яңа фәлсәфәсе" IV Бөтенроссия конкурсның төбәк этабында катнашучылар өчен уздырылган киңәшмәдә булып кайтты. Алинә Солтанова конкурсның төбәк этабына ике номинация буенча үтте: "Балалар ачышлары навигаторы" һәм "Бөркет йөрәге", анда башлангыч сыйныфлар укытучысы Сибагатуллина Алсу Фарил кызының эше тәкъдим ителәчәк.