Олы Әтнә авылының «Туган ягым» ял һәм мәдәният паркы – матур парк, андагы үсемлекләрне, газоннарны карауга аерым игътибар таләп ителә. Быел үлән чабу эшләре гадәттәгедән иртәрәк башланды. Оешма хезмәткәрләре җәй дәвамында үлэн чабу, су сибү, чүп үләннәрен юк итү һәм газоннарны яхшы хәлдә тоту өчен кирәкле башка төр эшләрне башкарачаклар. Паркка килүчеләрдән эшчеләрнең хезмәтен хөрмәт итүләрен, чәчәкләрне өзмәүләрен сорыйбыз.