Комыргуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, чишмәләрне җыештыруда катнашып, язгы «ЭКОяз» акциясенә актив ярдәм күрсәттеләр. Укучыларның «ЭкоЯз» акциясендә катнашуы бөтен мәктәп һәм авыл өчен мөһим вакыйга булды. Ул балаларга үзләрен экологиянең торышын яхшыртуга ярдәм итүче чын табигать сакчылары итеп хис итәргә мөмкинлек бирде. Мондый тәҗрибә әйләнә-тирә мохит өчен җаваплылык формалаштыруга ярдәм итә һәм табигатькә мәхәббәт тәрбияли, чөнки планетабызның киләчәге нәкъ менә һәр кешенең гамәлләренә бәйле. Чистартылган чишмәләр хәзер халыкны матурлыгы һәм үтә күренмәлелеге белән сөендерә, анда булган һәркемгә табигать ресурсларын саклауның һәм киләчәк буыннарыбызның киләчәге турында кайгыртуның никадәр мөһим булуын искә төшерә.