Казан шәһәрендә яшь патриотларны җыйган «Аҗаган 2.0» бөтенроссия хәрби-патриотик уенының зона этабы узды. Ике яшь категориясендә командалар төрле хәрби-гамәли дисциплиналарда көчләрен, җитезлекләрен һәм белемнәрен күрсәттеләр. Безнең районнан Бәрәскә урта гомуми белем мәктәбе, Бәрәзә төп гомуми белем мәктәбе һәм Олы Әтнә урта гомуми белем мәктәбе командалары уңышлы чыгыш ясап кайттылар