Бәрәңге урта мәктәбендә милли көрәш буенча Бәрәңге районы Беренчелеге булып узды.
Ярышта Мари Иленнән, Татарстаннан һәм Киров өлкәсеннән 130 спортчы катнашты. Катнашучыларны район администрациясе башлыгы Олег Попов сәламләде.
Бу ярышта районыбызның яшь көрәшчесе Мухаметшин Ильяр Ирек улы 55 килограмм авырлыкта көрәшеп җиңү яулап кайтты.
Җиңүчеләр Марий Эл Республикасы көрәш Федерациясеннән грамоталар, медальләр һәм акчалата призлар алдылар.