Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан үзәк китапханә хезмәткәрләре Олы Мәңгәр һәм Күшәр мәктәбе укучылары өчен “Пушкин картасы” проекты кысаларында “Канзаши” техникасы кулланып “Георгий тасмасы – Җиңү билгесе” дип исемләнгән осталык дәресе үткәрделәр.