Әтнә районы башкарма комитетының яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлегендә яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы кысаларында документлар җыю эше бара

2025 елның 18 апреле, җомга

Илебездә яшь гаиләләргә һәр яктан ярдәм итү өстендә зур эш башкарыла. Яшь  гаиләләрне торак белән тәэмин итү өстенлекле мәсьәләләрнең берсе. Бүгенге көндә Әтнә районы башкарма комитетының яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлегендә яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы кысаларында документлар җыю эше бара. 15 майга кадәр 2026 елда торакларын яхшыртырга теләгән яшьләр 88436921048 номеры аша мөрәҗәгатъ итә алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International