Әтнә театры Татарстан Республикасы экскурсоводлар гильдиясе вәкилләренә "И, Казан арты!" дип исемләнгән театраль турны тәкъдим итте.
Кунаклар Шиһабетдин Мәрҗани музеен, сәүдәгәрләр Вәлиулла Бакиров, Гатаулла Даутов йортларында булды. Әтнә театрының "Сөембикә егет сайлый" спектаклен тамаша кылды.
Туризм өлкәсендә тәҗрибәле белгечләр Әтнә ягын, аның истәлекле урыннарын бик яратып киттеләр.