«Аҗаган 2.0 " бөтенроссия хәрби-патриотик уен.

2025 елның 13 апреле, якшәмбе

Әтнә муниципаль районының "Ашыт" спорт комплексы базасында «Аҗаган 2.0 " бөтенроссия хәрби-патриотик уенның муниципаль этабы узды  Уен башлангыч хәрби әзерлек элементларын һәм инновацион технологияләрне куллануны берләштерә, шулай ук яшьләрдә патриотлык, җаваплылык  һәм сәламәт яшәү рәвешенә мотивация формалаштыруга юнәлдерелгән. Муниципаль этапта районның 8 мәктәбеннән 9 команда катнашты. Чараны ачу тантанасында Әтнә районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге  җитәкчесе  Рафис Рәфкать улы Фатыйхов, махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан егетләр катнашты. “Аҗаган 2.0 “ хәрби-патриотик уенда катнашучыларның барысы да яхшы физик форма һәм команда рухы күрсәттеләр, куелган хәрби бурычны үтәүне барысы да бик яхшы башкардылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International