Әтнә театрында "Идел-Йорт" театр фестивале кысаларында иҗади лаборатория узды. Биредә Балтач, Биектау, Арча, Буа, Яшел Үзән районнарыннан халык театрлары вәкилләре, үзешчән сәнгать коллективлары җитәкчеләре катнашты.
Кунакларга Әтнә театры буенча экскурсия тәкъдим ителде. Алар театр тарихы, бүгенгесе, цехлар эшчәнлеге белән таныштылар.
Соңрак алар Т.Миңнуллин пьесасы буенча режиссер Рамил Фазлыев куйган "Үзебез сайлаган язмыш" драмасын карадылар.
Спектакль азагында иҗади команда белән спектакль хакында әңгәмә оештырылды.