Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы министрлык һәм ведомстволар вәкилләре белән берлектә 2025 елның 9 апрелендә 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр Олы Әтнә авылында Ш.Мәрҗани ур., 6 йорт адресы буенча Әтнә районы халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасы уздыра. Чарада прокуратура, Хезмәт министрлыгы, пенсия һәм социаль иминият бүлеге, Росреестр, ФССП, Татарстан Республикасы Нотариаль һәм адвокатлар палаталары катнашачак.