Йөкле хатын-кызлар көне

2025 елның 7 апреле, дүшәмбе

7 нче апрель  Рәсәйдә йөкле хатын-кызлар көне. Шагыйрьләр, җырчылар, рәссамнар Әниләр образын никадәр генә җете буяулар, кабатланмас аһәңнәр, иң гүзәл сүзләр белән сүрәтләсәләр дә, аларның иң бөек мөнбәре, иң кадерле урыны, әлбәттә, безнең йөрәкләрдә. Әлеге яшь бәйрәм, елга ике тапкыр - 7 нче апрель һәм 7 нче октябрьдә уза, җәмгыятьтә ана һәм балаларга сакчыл мөнәсәбәт формалаштыру хисабына балалар туу санын арттыруга ярдәм итү максатыннан оештырыла. Шушы җылы, үзенчәлекле бәйрәм уңаеннан районыбыздагы Г. Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры бинасының кече залында матур чара узды. Бәйрәм белән котлап сәхнәдә Әтнә районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Габидуллин Илгизәр Таһир улы, Әтнә район үзәк хастаханәсенең баш табибы Ибраһимов Сергей Вячеслав улы, пенсия һәм социаль иминиятләштерү фондының Әтнә районы клиентлар хезмәте бүлеге җитәкчесе Галиев Зөлфәт Фирдәвес улы, Әтнә район үзәк хастаханәсенең хатын-кыз табибы Мухаметова Әльфия Муалиф кызы чыгыш ясадылар, рәхмәт хатлары, мактау грамоталары, чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International