Р.Бикчәнтәев исемендәге Түбән Бәрәскә мәдәният йортында Әтнә муниципаль районының авыл җирлекләре арасында "Сезнеңтормыш-үзе батырлык" дип исемләнгән бәйге-фествиальнең соңгы тукталышы

2025 елның 7 апреле, дүшәмбе

Р.Бикчәнтәев исемендәге Түбән Бәрәскә  мәдәният йортында Әтнә муниципаль районының авыл җирлекләре арасында "Сезнеңтормыш-үзе батырлык" дип исемләнгән бәйге-фествиальнең соңгы тукталышы булды.Әлеге бәйге-фестиваль 2025 елның февраль башыннан бирле үткәрелде. Түбән Бәрәскә авыл җирлеге укучыларны һәм укытучыларны, ата-аналарны һәм мәртәбәле кунакларны, җәмәгать оешмалары вәкилләрен берләштергән патриотик чара күрсәтте. Геройлар намуслы булырга һәм белемгә омтылырга, үз Ватаныңны яратырга, аны сакларга һәм якларга өйрәтәләр. Балаларыбызның нәкъ менә шундый үрнәктә үсүе һәм тәрбияләнүе бик мөһим.
Тамашачылар “Балкыш" бию коллективын, "Нур" халык театрының театраль күренешләрен, Олы Бәрәзә мәктәбенең балалар театр коллективын һәм Түбән Бәрәскә балалар бакчасының бию коллективын өзлексез алкышлар белән каршы алдылар.
Тамашачыларның күпсанлы уңай фикерләреннән шуны аңларга була: концерт күңелнең иң тирән кылларына кагылды, киң тамашачыларга патриотик тәрбия бирүгә зур өлеш кертте һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгын һәм Ватанны саклаучылар елын бәйрәм итү кысаларында әһәмиятле вакыйга булды.
Бәйге-фестиваль йомгаклары буенча гала-концертны Әтнә районы үзәгендә Олы Әтнә авылында уздыру планлаштырыла, анда тамашачыларга бәйге-фестивальнең иң яхшы номерлары күрсәтеләчәк, Әтнә районы авыл җирлекләре арасында призлы урыннар ачыкланачак, бәйге-фестивальдә җиңүчеләр игълан ителәчәк, алар дипломнар һәм истәлекле призлар алачак.
Мондый концертлар Ватанны саклаучыларга хөрмәт күрсәтә һәм яшьләрдә ватанпәрвәрлек һәм үз иленә мәхәббәт тәрбияләүдә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International