Ел саен үткәрелә торган «Без бергә» балалар халык иҗаты фестивале Татарстан Республикасында яңадан старт алды. Әтнә районында фестивальнең муниципаль этабы 2025 елның 5 апрелендә Түбән Көек төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында узды. Чара район мәктәпләре, өстәмә белем бирү учреждениеләре укучылары катнашында узды. Яшь җырчылар, биючеләр һәм укучылар сәхнәдә үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр, якты, дәртле чыгышлар әзерләделәр. Балалар «Хореография», «халык вокалы», «Вокаль ансамбль», «Иҗади гаилә», «Нәфис уку», «Театраль иҗат»номинацияләрендә ике яшь төркемендә (кечкенәләр һәм өлкәннәр) Җиңү өчен көрәштеләр. Муниципаль конкурста җиңүчеләр фестиваль-конкурсның зона этабында район данын яклаячак.