Сезнең тормыш – үзе батырлык

2025 елның 4 апреле, җомга

Күәм мәдәният йортында Әтнә муниципаль районы авыл җирлекләре арасында Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган "Сезнең тормыш-үзе батырлык" дип исемләнгән бәйге – фестивальнең чираттагы патриотик концерты узды. Әлеге вакыйга илебезнең азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен үз гомерләрен биргәннәрне искә алырга килгән күпсанлы тамашачыны җыйды.
Сәхнәдә авыл мәктәбе һәм балалар сәнгать мәктәбе укучылары, шулай ук үзешчән сәнгать артистлары чыгыш ясады. Аларның чыгышлары ихласлык һәм Ватанга кайнар мәхәббәт белән тулы иде.. Сәхнәдән Ватанга мәхәббәт, игелек һәм тынычлык, сугышчан батырлык, Җиңү турында сүзләр һәм җырлар яңгырады. Концерт программасы башланыр алдыннан жюри мәдәният йорты фойесында оештырылган тематик күргәзмәгә күзәтү ясады.
Ватанга булган мәхәббәтне ныгытканда, без киләчәкне, тулы горурлык һәм иртәгесе көнгә ышаныч тудырабыз.Патриотлык - ул сүзләр генә түгел, ә безнең геройларга ярдәм итү өчен эшли алырлык гамәлләр дә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International