Әтнә татар дәүләт драма театрында Олы Әтнә мәктәбе укучылары өчен осталык дәресләре

2025 елның 4 апреле, җомга

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрында Олы Әтнә мәктәбе укучылары өчен осталык дәресләре узды. Балаларга театр артисты Айзат Хәйруллин актерлык осталыгы буенча осталык дәресе үткәрде, балаларга дәүләт театры сәхнәсендә басып тору, шөгыльләнү бик ошады. Ә артистлар Илназ Шакирҗанов, Сиринә Хисмәтуллина, Фәнзилә Хәбибуллина грим салу серләре белән уртаклаштылар, төрле образларга керү, тиз арада грим салу техникасы белән бүлештеләр. Укучыларга сәхнә арты кухнясы бик ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International