Строй һәм җыр конкурсы

2025 елның 31 марты, дүшәмбе

Олы Әтнә урта мәктәбе базасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган строй һәм җыр конкурсы узды. Укучылар һәм яшь армиячеләр патриотик җырлар башкардылар һәм стройга әзерлек күрсәттеләр. Катгый жюри тышкы кыяфәтне дә, форманы да, атрибутиканы да, строй адымын да, тантаналы маршта һәм җыр белән стройны узуны да, дисциплинаны да бәяләде. Күп нәрсә командирга да бәйле, ул командаларны төгәл бирергә һәм аларның үтәлешен күзәтергә тиеш. Шулай ук конкурс кысаларында Калашников автоматын сүтеп-җыю буенча ярышлар да узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International