Әтнә үзәк китапханәсендә бик тә үзенчәлекле, матур шигырьләр белән халык мәхәббәтен яулаган, ачык, ихлас, талантлы шагыйрә, күп популяр җырлар авторы, танылган алып баручы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Ләйлә Дәүләтова белән «Кеше булып кал...» исемле кызыклы очрашу кичәсе узды.
Язучы үзенең тормышы, иҗаты турында сөйләде, шигырьләрен укыды һәм катнашучыларның сорауларына бик теләп җавап бирде.