Әтнә үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Түбән Бәрәскә авылы китапханәсе каршында эшләп килүче “Мирас” ветераннар клубына йөрүче өлкәннәребез өчен “Канзаши” техникасы кулланып “Георгий тасмасы – Җиңү билгесе” дип исемләнгән осталык дәресе үткәрделәр. Әлеге чарада ветераннарыбыз Георгий тасмасының тарихы, аны тагу кагыйдәләре белән таныштылар, үз куллары белән атлас тасмадан декоратив элемент кертеп күкрәк билгесе ясау серләренә төшенделәр